Дөньяда ниләр бар?
17 ноябрь 2023, 10:13

Иң пычрак илләр исемлегендә

Һиндстанның өч каласы дөньядагы иң пычрак торак пунктлар исемлегенә эләккән.

Иң пычрак илләр исемлегендәИң пычрак илләр исемлегендә
Иң пычрак илләр исемлегендә

Илдә Дивали, ягъни Ут бәйрәме, фестивале уздырыла. Бу көнне кала өсте фейерверклар һәм петардалар атудан тетрәп тора. Бәйрәмнән соң хәтта икенче көнне дә шәһәрләр куе төтен эчендә кала икән.
Ил башкаласы Нью-Дели исемлектә беренче урынны алган. Аның һава сыйфаты күрсәткече 407гә тиң булган. Бу иң куркыныч дигәнне аңлата. Һиндстан башкаласы пычрак һавалы калалар исемлеген даими тулыландырып тора һәм еш кына исемлек башында тора. Быел илнең финанслар башкаласы Мумбай (6 урын) һәм Калькутта (7 урын) шәһәре дә эләккән.
Һава пычрану дәрәҗәсе күрсәткече 400-500 булуы сәламәт кешеләр өчен дә куркынычлы. Ә күрсәткеч 150-200 булганда, үпкә, йөрәк һәм астма белән авыручыларның җәфаланулары көчәя.

Фото:stranabolgariya.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас