

Мәскәүдә бер егет сөйгәненә метрода тәкъдим ясаган һәм аны кулга алганнар...
Яшь ир сөйгән ярына кияүгә чыгарга тәкъдимне гадәти булмаган урында ясарга булган һәм моның өчен ВДНХ метро станциясен сайлаган. Пассажирлар йөри торган вестибюль уртасында ул кечкенә өстәл һәм урындыклар куйган, матур бокалларга шампан шәрабы салган, җимешләр тезгән. Егет белән кызның дуслары моны видеога төшереп торган, соңыннан видеоязманы интернетка чыгарганнар.
Бер тәүлек үтүгә гашыйклар яшәгән урынга полиция килгән. Гашыйклар объяснительныйлар язганнар, кичкә таба полиция бүлегенә килергә кушканнар. Әмма яшьләр полиция үтенечен исәпкә алмаган. Икенче көнне аларны тоткарлап, кече хулиганлык турында протокол төзегәннәр.
“Платформада пассажирлар агымына комачаулагансыз, диделәр. Шуның өчен генә мине изоляторга япканнар булып чыга инде”, – ди егет. Романтика яратучы яшь ир сүзләренчә, ул биш көн арест астында булган, ә сөйгән кызына бер мең сумлык штраф салганнар.
Чыганак: lenta.ru