Дөньяда ниләр бар?
14 ноябрь 2023, 21:08

Таҗик балалары укытучыга таш бәргән

Укытучы кешегә соңгы арада болай да хөрмәт кими, җитмәсә, безнең  илдә кунак кына булучылар шулай кылана...

Новосибирскида Таҗикстаннан килгән мигрантлар гаиләсен балалары укытучыга таш бәргәнгә күрә хулиганлык өчен Русиядән куып чыгаралар. Бу хакта Новосибирск өлкәсе прокуратурасында хәбәр итәләр.

Интернет челтәрендә читтән килгәннәрнең балалары урамнан узып баручы укытучыга таш бәргән дигән хәбәр таралгач, прокурор тикшерүе оештырганнар. Соңрак хокук саклаучылар 2023 елда бу балаларның әнисен балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве өчен өч тапкыр җаваплылылкка тарттыруларын ачыклаганнар.

Таҗикстаннан килгән хатынга Русиядә  булу срогын кыскартканнар һәм өч көн эчендә илдән китәргә боерганнар. Аның 12 яшьлек улы һәм 7 яшьлек кызы булган, әмма Русиягә килгәч, ул үзен генә исәпкә куйган. Балаларның атасы Таҗикстанда калган.

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас