

Rambler&Co медиахолдингы белән «Отелло» броньлау сервисы тикшеренү үткәргәннәр: һәр бишенче кеше кунакханәләрдә үз әйберләрен бер, ике тапкыр, ә респондентларның бер проценты хәтта өч тапкыр оныткан.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кунакханәләрдә еш кына ирләр берәр әйберләрен онытып калдыра. Сораштыруларда катнашучыларның 67 проценты шулай дип җавап биргән.
Алар я аяк киемен я өс киемен (20 процент), телефон зарядкасын (18 процент), бәдрәф кирәк-яраклары (11 процент), мобиль җайланмалар (7 процент) оныткан. Дүрт процент отпусктан теш щеткалары һәм паспортларсыз кайта. Дару препаратлары иң аз онытыла торган атрибут булып чыккан.
Онытуның гадәти булмаган очраклары да очрый. Алтай кунакханәләренең берсендә кунак Lexus внедорожнигын калдырган. Урынга килеп җиткәч, ул ике машина урынына бер машинада кайтканын күрә. Машинаны берничә көннән соң гына алырга туры килә.
Кызык, туристларның 60 проценттан артыгы онытылган әйберләрне кире кайтарырга тырышмый. 11 процент респондент үз әйберләрен үзләре алырга барганын әйткән, ә тагын сигез процент кеше техник ярдәмгә мөрәҗәгать итеп, онытылганны почта аша җибәрүне сораган.
Чыганак: runews24.ru