Дөньяда ниләр бар?
10 ноябрь 2023, 12:41

Магнит давыллары ешаермы икәнни?

Быел җәйдән башлап планетабызга кояш активлыгы үзенең көчле йогынтысын ясый.

Магнит давыллары ешаермы икәнни?Магнит давыллары ешаермы икәнни?
Магнит давыллары ешаермы икәнни?

Магнит давылларын, аларның никадәр ешлыкта һәм көчтә булуын, алдан төгәл итеп әйтү мөмкин түгел, дип белдерә Русия Фәннәр академиясенең космик тикшеренүләр институты хезмәткәре Натан Эйсмонт.
Кояштан килгән плазманың Җиргә эләгү-эләкмәвен ике-өч тәүлек кенә алдан исәпләп чыгарырга мөмкин, дип раслый галим.
Быел җәйдән башлап планетабызга кояш активлыгы үзенең көчле йогынтысын ясый. Шуңа да хәзер магнит давыллары ешрак дулый. "Хәзер без магнит давылларының шактый ешаючы сезонына кердек", - ди Эйсмонт.
Үтә көчле магнит давылларына һәм поляр балкышларга китергән Кояшның кабыну көчен һәм аның плазма агымын чыгарып ташлавын галимнәр дөрес исәпләмәгән, дип белдерде шушы көннәрдә Русия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояшның рентген астрономиясе лабораториясе һәм шулай ук Русия Фәннәр академиясенең Себер бүлегендәге Кояш-Җир физикасы институты.
Галимнәр газ болытының Кояштан Җиргә кадәр 150 миллион километр араны ике тәүлек эчендә үтүен төгәл ачыклаган. Ул Җирнең магнит кырына бер тәүлек алдан һәм фаразлаганга караганда күпкә көчлерәк булып килгән.
Гаять көчле магнит давылы Җирдә 6 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә башланган. Кояш плазма болытын Җир ягына 3 ноябрьдә ыргыткан булган.
5 ноябрьдә Русиянең көньяк төбәкләрендә чагылган канлы кызыл төстәге төньяк балкышы Кояштан ыргытылган плазмага бәйле булырга тиеш дип саный синоптик Александр Илин. Биредә сүз Кояшта көчле кабыну булуы хакында бара.
Мәгълүм булуынча, 6 ноябрь төненә каршы Русиянең көньяк төбәкләре, Урал һәм Себер өстендә канлы-кызлы төстәге төньяк балкышы күк йөзен яктыртты. Бу күренешне Кырым һәм Кавказда, Воронеж, Ростов, Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә дә күзәткәннәр.

Фото:www.youtube.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас