

БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш Газзә балалар зиратына әверелеп бара дип белдерде.
Антониу Гутерриш ут яудыруны туктатырга, басып алынган Палестина территориясенә күбрәк гуманитар ярдәм җибәрергә һәм җимерүләргә чик куярга чакырды. Газзәдә көн саен йөзләрчә бала һәлак була һәм яралана дип чаң кага ул.
Израиль исә Газзә секторы белән идарә итүче ХАМАСны юк итмичә ут яудырудан туктамаячагын белдерде. Билгеле булуынча, 7 октябрь көнне ХАМАС боевиклары Израильгә ракеталар яудырды. Нәтиҗәдә, 1400 кеше һәлак булды, 240 кешене заложник итеп алдылар. Дүшәмбе көнне Израиль хәрбиләре Газзә шәһәрен тулысынча камауга алды.
Гутерриш халыкара гуманитар хокук законнары бозылуын белдерде. Газзәдә һәм Көнбатыш ярда камауда калган 2,7 млн. кешегә ярдәм күрсәтү өчен БМОга 1,2 млрд. доллар кирәк. Гамәлдә бу ярдәмнең кечкенә күләме генә Газзә эчендә иза чигүче халыкка барып җитә. "Израиль армиясе гражданнарны, дәваханәләрне, качаклар лагерларен, мәчет һәм чиркәүләрне, шулай ук БМО объектларын туктаусыз рәвештә бомбага тота, анда беркем үзен хәвефсезлектәмен дип саный алмый. Бер үк вакытта ХАМАС һәм башка боевиклар тыныч тормышта яшәүче халыкны тере калкан итеп файдалана һәм Израиль ягына ракетлар очыруын дәвам итә", - диде Гутерриш.
БМОның Палестина качаклары эшләре буенча агентлыгында эшләүче 89 кеше Газзә секторында үтерелгән. Бу - БМОның гуманитар хезмәткәрләре арасында иң зур корбаннар саны һәм бу оешма тарихында иң югалтулар, дигән Гутерриш.
Гуманитар ярдәм турында әйткәндә, Гутерриш Мисыр аша Газзәгә ярдәм берникадәр керә, ләкин ул бу ярдәмне океандагы тамчыга тиңләгән. Чөнки бердәнбер контроль-үткәрү пункты гуманитар ярдәм төялгән дистәләрчә йөк машиналарын тикшерү мөмкинлегенә ия түгел. Соңгы ике атнада Газзәгә 400ләп йөк машинасы кертелгән, бу көненә 28 гуманитар йөк дигән сүз.
Газзәгә ярдәм күрсәтү өчен һич югы тагын бер пункт кирәк. БМО Израиль контроле астында булган Керем-Шалом чик буе пунктын ачуны таләп итә. Ләкин Израиль контроль-үткәрү пунктын ачу ил хәвефсезлегенә куркыныч белән яный дигән сәбәп белән аны ачудан баш тарта
Фото: iz.ru