Дөньяда ниләр бар?
10 ноябрь 2023, 14:21

Бразилия эчке дошманнары белән көрәшә

Соңгы айларда Бразилиядә кораллы бандалар аеруча активлашкан.

Бразилия эчке дошманнары белән көрәшәБразилия эчке дошманнары белән көрәшә
Бразилия эчке дошманнары белән көрәшә
Бразилиядә оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча хәрби операция башланган. Бу хакта ил президенты Луис Инасиу Лула де Силва фәрман биргән. Шуңа ярашлы илнең иң зур берничә аэропортында гаскәрләр урнаштырыла башлаган.
Меңнәрчә солдат  Рио-де- Жанейро һәм Сан-Паулу портлары һәм аэропортларында урнаштырылган. Моннан тыш, илгә иң зур корал ташу юлы үткән Бразилиянең Парагвай белән Боливия белән көнбатыш чикләрендә 2 мең хәрби  урнаштырыла. 
Хәрби операция киләсе елның май аена кадәр барачак.  Аның максаты - наркотиклар һәм корал контрабандасы маршрутларына юлларны ябу. 
Соңгы айларда Бразилиядә кораллы бандалар аеруча активлашкан. Мәсәлән, Milikias төркеме октябрь ахырында, банданың ныклап эзләнүче лидерын кулга алынуына комачаулау өчен, Рио-де-Жанейроның көнбатыш өлешендәге юл хәрәкәтен бикләгән: җинаятьчеләр дистәләрчә автобусларга һәм поездларга ут төрткән.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас