Дөньяда ниләр бар?
9 ноябрь 2023, 15:13

Русия акчаларына кул сузалар

Кушма Штатларның Русиягә бәйле санкция исемлеген зурайтуы билгеле булды.

Русия акчаларына кул сузаларРусия акчаларына кул сузалар
Русия акчаларына кул сузалар

АКШ конгрессы Русия Федерациясенең "туңдырылган" активларын Украинага тапшыру турындагы закон проектын хуплаган. "Бөтен хокуклар, милек хокуклары һәм конфискацияләнгән Русия активлары, зарурлык туган очракта, АКШ хөкүмәтенә күчә, әлегә алар Украинага ярдәм күрсәтү фондында тотыла", диелгән Америка конгрессменнары хуплаган документта.
2 ноябрьдә Кушма Штатларның Русиягә бәйле санкция исемлеген зурайтуы билгеле булды. Яңа санкцияләр Русиянең берничә эре банкына һәм компанияләренә юнәлтелгән. Кара исемлеккә 37 - физик һәм 200ләп юридик шәхес кертелгән.
Билгеле булуынча, Көнбатыш илләре 2022 елда Донбасста махсус операция башлангач Мәскәүгә карата санкцияләр басымын көчәйтте.

Фото:rusdialog.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас