Дөньяда ниләр бар?
9 ноябрь 2023, 12:52

Путин Казахстанга барды

Русия һәм Казахстан президентлары быел ел башыннан алып бишенче тапкыр очрашты.

Путин Казахстанга бардыПутин Казахстанга барды
Путин Казахстанга барды

Ул Казахстан президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән сөйләшүләр алып барды. Ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләре һәм актуаль көнүзәк проблемалар буенча фикер алыштылар. Сөйләшүләрдән соң ике яклы хезмәттәшлек турындагы мөһим документларга кул куйдылар.
Путин һәм Токаев XIX Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге киңәшмәсендә катнашты. Кустанай шәһәрендә үткән әлеге форумның темасы "Авыл хуҗалыгы - көчле икътисад нигезе" дип аталды.
Әйткәндәй, Русия һәм Казахстан президентлары быел ел башыннан алып бишенче тапкыр очрашты. Моннан алдагысы 7 октябрьдә Кремльдә Владимир Путинның туган көнендә булган иде.
Шунысын да искә алып үтәбез: Русия президенты Владимир Путин Русия белән Казахстан дуслыгының рус теле аркылы ныгуын билгеләгән иде. Ул фикерен Казахстанның мәһшүр аксакалы Абай Кунанбаев сүзләре белән раслады. Аксакал уртак тел табу өчен рус телен һәм мәдәниятен яхшы белергә кирәк дип санаган.

Фото:sputnik-ossetia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас