Дөньяда ниләр бар?
8 ноябрь 2023, 09:09

СВОдагы якташыбыз көнкүрешләрен күрсәтте (видео)

Бар да бар, ди видео төшерүче хәрби. 

Видеодан  скриншот.Видеодан  скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Республиканың Дәүләкән районыннан махсус хәрби операциядән  катнашучы “Тор” зенит-ракета комплексының механик-водителе  алгы сызыктагыларның көнкүрешен күрсәтте. Видеоязма муниципалитетның социаль челтәрләрендә  бастырылган.

“Призрак” атамалы хәрби эфирны заданиедән кайткач төшерүен сөйли. Роликта кеше күзеннән яшерелгән блиндажны күрергә була, солдатлар аны үзаллы корганнар. Биредә хәрбиләр ял итә торган йокы урыны бар – “бүлмә”гә яктылык генератордан килә. Позициядә ашау бүлмәсе, мунча һәм китап почмагы бар.

“Мунча – иң шәп урын. Әле ул кеше күзеннән агач яфраклары белән яшерелгән, соңрак маскировкалау челтәре белән каплаячакбыз. Ашау бүлмәсе – землянкада, атышлар булган хәлдә дә егетләр ашый алсын өчен. Бар да бар – ит, ярмалар, ипи. Биредә бар нәрсәне үз кулларыбыз белән ясадык”, – ди ул.

Хәрбиләрнең песие дә видео герое булган.  Ул тиздән тычкан тота башлар, дип өметләнә солдатлар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас