Дөньяда ниләр бар?
5 ноябрь 2023, 20:44

Сез дә күзәттегезме бу күренешне?

Мин - юк. 

Социаль челтәрдән.Социаль челтәрдән.
Фото:Социаль челтәрдән.

Бүген кич әлеге дә баягы авыл чатына күпләр менә шундый сурәтләр салды. Аптырап, әниемнән сорадым, сездә шундый күренеш күзәтеләме, дип. “Юк, бездә чалт аяз, күктә йолдызлар сибелгән”, – диде. Чатта исә авылдашларым язды да язды. “Бездә дә шулай, бездә дә шулай...” Һәм кызыллы-яшелле күк йөзе сурәтләнгән фотолар яудырдылар.

 Берсе:  “Мин аватаркага куеп тормыйм инде северное сияниены, Себердә гел шулай”, – дигән. Тагы берсе интернеттагы мәгълүматны куйды. Менә аның тәрҗемәсе: "Бүген кичкә кадәр планета буйлап геомагнит давыллары узачак. Поляр нурлар Русиянең урта полосасына 3 ноябрьдә Кояшның төньяк ярымшарында теркәлгән магнит җепнең атылуы аркасында барып җитә ала. Кайбер белгечләр җирдәге глобаль сейсмик активлык аркасында җир тетрәүләр кебек күңелсез сюрпризлар булмагае дип шөбһәләнә...”

Шуннан мин яшәгән авыл чатына  (Уфага якын яшим) да шундый фотолар салдылар. “Бүген Шамонинда”, – дип язылган иде анда. Бераздан Мәчетледә, Кыйгыда да шундый күренешләр теркәлүе турында хәбәр очрады.

Дөресме бу? Чатлардагы күп фотолар “пересланное” буларак күренә. Шуңа шик тә туа, чынлап булганмы бу, әллә фейк тараламы? Сез яшәгән төбәкләрдә күзәтелдеме бу күренеш, дуслар? Аптыравымның нигезе дә бар, смартфоннарда фотоларга шундый “эффект” өстәүче функция бар икән...

P.S. Себердә Төньяк Балкышы - Ямалда, Красноярск краенда һәм Якутиядә, Ерак Көнчыгышта Чукоткада күзәтелә.

Социаль челтәрдән
Социаль челтәрдән.
Фото:Социаль челтәрдән
Читайте нас