Дөньяда ниләр бар?
4 ноябрь 2023, 17:01

12 яшьлек кыз, кияүгә чыгам дип, өйдән качкан

1 ноябрь көнне ул, такси чакыртып, булачак "ире"нә  киткән. 

12 яшьлек кыз бала  кияүгә чыгам дип, өйдән  качкан. Волгоград өлкәсендә яшәүче алтынчы сыйныф укучысы әнисенә укуын ташлап Пензада яшәүче егетенә китүен хәбәр итә.

SHOT Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 1 ноябрь көнне үк дәрестән кайткач,  кыз бала Волгоград янында урнашкан Дубовый Овраг  авылына такси чакырткан да,  соңрак өлкәннәр фаразлавынча, вокзалга юлланган.

Кызның әнисе белгәннәр шул: аның 12 яшьлек  баласы Пензада яшәүче ниндидер егетнең хатыны булырга карар кылган. “Кияү”нең кем икәнлеге билгесез, шулай да кыз аның белән социаль челтәрләрдә танышкандыр, дип фаразлыйлар.

Кечкенә кәләш мәктәптә әйбәт укыган, моңарчы өйдән качып киткәне булмаган. Аның булачак “ире”нең шәхесе ачыклана. Полицейскийлар шулай ук кыз баланы күрүче шаһитларны эзли.  

Белмим инде... Социаль челтәрләрдә аралашу нигезләре турында класс сәгатьләрендә  аңлатырга кирәкме икән?  Җитте шундый замана: кайсыбер башлангыч сыйныф укучысында мобиль телефон да юк (гаджетларга артык иртә ияләшмәсен өчен әниләре сатып алмый), ә кайсылары соңгы модель смартфонга ия, әти-әнисе  исә баласының кайда “утыру”ын ялгыш кына  да күз алдына  китерми. Интернетка чыга алган  бала даими хәвеф астында икәнен аңлатып торасы юк... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас