Дөньяда ниләр бар?
3 ноябрь 2023, 08:00

Укучылар дәрестә противогаз киеп йөгергәннәр

Мәктәп директоры үзе шулай кушкан. 

orthocone.ruorthocone.ru
Фото:orthocone.ru

Приморье крае Лучегорск шәһәрендә физкультура укытучысы (ул мәктәп директоры вазифасын да үтәгән) балаларны химик саклану костюмнарында  һәм противогаз киеп спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән. Бу хакта шәһәр прокуратурасының Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Хокук саклаучылар укытучының шундый дәресне алтынчы сыйныфта үткәргәнен ачыклаганнар.

Прокуратура Лучегорск мәктәбендә тәрбияләүнең рөхсәт ителмәгән ысулларын куллану буенча  тикшерү оештырган.  Мәгариф турындагы законнарда каралган укучыларның хокукларын һәм ирекләрен бозу турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас