

Русия оборона министры Сергей ШОЙГУ селектор киңәшмәсендә: "НАТОның яңа төр кораллары озатылуына карамастан, Киев режимы җиңелә. Русия гаскәрләре, дошманга нәтиҗәле ут ачып, актив оборона тота. Украина кораллы көчләре Запоржье, Донецк һәм Херсон юнәлешләре буенча уңышсыз һөҗүмнәр ясарга тырыша һәм бу украин армиясенә зур югалтулар китерә. Украина кораллы көчләре хәлсезләнә, шәхси составында өметсезлек арта. Шул ук вакытта Русия подразделениеләре чикләр һәм позицияләрне яулап алга бара. 25нче, 138нче һәм 114нче укчылар бригадалары аеруча батырлыклар күрсәтә. Русия һавага каршы оборона көчләре үткән айда дошманның һавадан һөҗүм итүнең 1400дән артык чарасын, шул исәптә 37 самолетын һәм 6 ATACMS оператив-тактик ракеталарын, юк итте", дип белдерде.
Фото:svs-gru.ru