Дөньяда ниләр бар?
3 ноябрь 2023, 10:23

Макрон уран эзли

Бу атнада Франция президенты Эммануэль Макрон Казахстанга барган. 

Макрон уран эзлиМакрон уран эзли
Макрон уран эзли
Казахстан президенты Касыйм-Жомарт Токаев  аның бу сәфәрен мөһим һәм тарихи дип атаган. Макрон белән Токаев очрашу барышында сәүдә-икътисади, инвестицион, энергетика буенча хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләшкән. Әлбәттә, дөньяда сәяси хәлләр торышын да тикшергәннәр.
Макрон белән Токаев тикшергән төп мәсьәлә - Франция атом сәнәгатенең уранга ихтыяҗы.  Моңа кадәр Европа реакторларын тукландырган ягулыкны Русиядән һәм Африка илләреннән сатып алган. Казахстанның  да үз кызыксынуы бар: аның үзенең бер АЭСы юк һәм ул аны чит ил инвесторлары исәбенә төзергә тели. 
Астанадагы очрашудан соң Макрон Үзбәкстанга юл тоткан. Ташкентта ул президент Шәфкать Мирзеев белән очрашкан. Үзбәкстан дөньядагы уран запасының 2 процентына ия һәм ул бу күрсәткеч буенча 11нче урында тора.
Үзбәкстан һәм Франция президентлары соңгы тапкыр нәкъ бер ел элек очрашкан. Парижда үткән очрашуда алар төрле яклы хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләшүләр алып барган.
Искә төшерик: 2023 елның июлендә Нигерда дәүләт борылышы булганнан соң Франция уран мәсьәләсен чишү юлларын эзли. Нигерда Франциядән үзенең гаскәрләрен илдән чыгаруын һәм җир асты казылмаларын эшкәртүен туктатуын таләп иттеләр.
 
Фото:baigenews.kz
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас