Дөньяда ниләр бар?
3 ноябрь 2023, 10:19

Дагыстанда провокация булды

Көчле чуалышлар барышында егермеләп кеше каза күргән.

Дагыстанда провокация булдыДагыстанда провокация булды
Дагыстанда провокация булды
29 октябрь кичендә Дагыстанда чуалышлар туды: меңгә якын кеше Махачкала халыкара аэропортына бәреп кереп самолетлар очып китә һәм утыра торган полосаны басып алды. Сәбәбе: араларында Израильдән килгән кешеләрне ачыклау өчен  Тель-Авивтан килгән самолет пассажирлары паспортларын тикшерә башлаганнар. Шул ук көнне һава киңлекләрен  ябалар, ә Дагыстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Көчле чуалышлар барышында егермеләп кеше каза күргән. Закон сагында торучылар аларны туктатырга тырышкан һәм таралышуларын таләп иткән.
Протест белдерүчеләр халыкара аэропорт бинасына бәреп кереп ишекләрне ваткан. Кайсыберләренең кулында Палестина аләмнәре булган.  Полиция хезмәткәрләре үткәрмәскә тырышса да, ярсыган халыкны туктата алмаган.
Кичкә таба аэропорттан кешеләрне куып чыгара алганнар. 30 октябрьдә аэропорт үзенең көндәлек эш режимына күчкән.
27 октябрьдә Израиль властьлары Газзә секторында үзенең хәрби операциясен көчәйтүе турында белдерде.  Икенче көнне бөтен дөнья буенча Палестина халкын  яклап акцияләр үтте: кешеләр Израиль гамәлләренә каршы булуларын белдерде.  Вакыйга Дагыстанны да урап үтмәде: 28 октябрьдә Хасавюрттагы "Фламинго" кунакханәсенә яһүтләр урнашканнар дип,  аларны куып чыгаруны таләп иткәннәр. 
Дагыстан җитәкчесе Сергей Меликов вакыйганы провокация дип атады. Әйтүенчә, Русия дошманнары җитәкчелек иткән экстремистик ресурслардан чыккан ялган мәгълүмат халыкның ачуын чыгарган.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас