Дөньяда ниләр бар?
2 ноябрь 2023, 06:17

Кыз баланың чәчендә бер әйбер тапкач, тәрбияче эштән киткән

Ә сез кем ягында? Ата-аналармы, әллә балалар бакчасымы?

Олег Яровиков.    bashinform.ruОлег Яровиков.    bashinform.ru
Фото:Олег Яровиков. / bashinform.ru

Чиләбедә шәхси балалар бакчасы педагогы, төркемгә йөргән кыз баланың чәчендә тыңлаучы прибор тапкач, эштән киткән.

Тәрбияче хатын сүзләренчә, “прослушка”ны ул кыз баланың чәчендәге бизәнгечне рәтләгәндә ачыклаган. Тәрбияче бу моментны “нәрсәгәдер басылгандай” булды, дип исенә төшерә.

Педагог бу хакта җитәкчелеккә хәбәр итә, җитәкчелек исә тасмага “прослушка” тегелеп куелганлыгын ачыклый. “Бу бик күңелсез хәл, – ди тәрбияче. – Тәнәфес вакытында шәхси нәрсәләр турында да сөйләшергә мөмкинбез, һәм моның чит кешеләргә таралуы – күңелсез”.

Тәрбияче сүзләренчә, ул башкача андый киеренке шартларда эшләргә теләмәгән һәм балалар бакчасыннан киткән. Башка балаларның әти-әниләре дә  бу хәлгә ачуланган.

Балалар бакчасы хуҗасы исә кыз бала һәм аның гаиләсе турында уңай фикердә. Баланың әти-әнисе исә, кызлары сүгенәме, юкмы икәнне беләселәре килеп, чәч бизәнгеченә тыңлаучы корылма куйганнар.

“Алар миннән: “Нигә балалар бакчасына “прослушка” белән килергә ярамый, сездә нәрсә, стратегик объект мыни?” дип сорагач, мин: “Бу минем шәхси милкем, һәм бу хәл Тикшерү комитеты вәкаләтләренәндәге җитди маддә”, дип җавапладым”, –  ди бакча директоры.

Балалар бакчасы хуҗасы сүзләренчә,  тәрбияләнүче кызчыкның әти-әнисенә аның бер дәгъвасы да юк, әмма башка тәрбиячеләр үзләрен якланган итеп тойсын өчен, ул бу гаилә белән килешүне таркатырга карар кылган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас