

Кытайда яшәүче хатын үзенең гомерен коткарган коткаручыга гашыйк булган һәм аңа кияүгә чыккан.
Фузцянь провинциясендәге Фучжоу шәһәрендәге күпкатлы йортларның берсендә янгын чыга. Тәрәзәдән сикерергә җыенган кыз үзен коткарырга килүчеләрне күреп куана һәм ялгыш аягы таеп китеп, тәрәзәдән егыла. Әмма ул карнизга тотынып калып өлгерә. Коткаручыларның берсе шунда ук кызны тотып калып өлгерә һәм фатир эченә сөйрәп кертә ала.
Бу вакыйганы каршы як йортта яшәүчеләр видеога төшереп торганнар һәм интернетка куйганнар. Өч айдан ул кызның үзен коткарган янгын сүндерүчегә кияүгә чыккан видеосы пәйда булган.
АКШта булган шундыйрак бер хәл турында да язганнар иде: бер кызыкай өенә килеп кергән таныш булмаган иргә гашыйк булып, кияүгә чыккан. Ир, ул көнне артык күп эчеп, исереп ташлаган һәм бергә эшләгән хезмәттәше янына кунарга барырга булган. Әмма фатирларны ялгышкан.
Шулай да була бу дөньяда. Язмышыңны кайда табасың бит.
Чыганак: lenta.ru