

Михаил Краснов Колумбиянең Тунха шәһәрендә узган сайлауларда җиңгән.
Саратовта туып-үскән 45 яшьлек ир өчен 32 процент кеше тавыш биргән. Михаил Краснов сайлауларда Колумбия конгрессы президенты Рой Баррерас нигез салган “Ла Фуэрса де ла Пас” партиясе ярдәме белән бәйсез кандидат буларак катнашкан. Сайлау нәтиҗәләре буенча икенче урында килгән Джон Эрнесто Карреро нибары 21,65 процент тавыш җыйган.
Краснов Колумбиягә 15 ел элек күченгән. Сайлауларда җиңгәнче ул җирле Педагогия һәм технология университетында укыткан. Краснов алты телдә иркен аралаша, ул Гумбольдт исемендәге Берлин университетын тәмамлаган, шулай ук Волгоград дәүләт университетында докторлык диссертациясен яклаган. Тунха халкы Михаил Красновны “Эль Русо” (рус) дип йөртә, аңа бик ышана. Якташыбыз фикеренчә, Тунха халкы һәрдаим коррупциядән арыганга һәм сәясәткә яңа карашы булганга аның өчен тавыш биргән.
Тунха шәһәре Колумбия башкаласы Боготадан 130 км ераклыкта урнашкан, анда 200 меңгә якын халык яши. Бу студентлар шәһәре, әмма янәшәдә актив рәвештә актив эшкәртелүче зөбәрҗәтләр чыганаклары бар.
Чыганак: lenta.ru