

Украина президенты Владимир Зеленскийның Кырымдагы Ливадия поселогында урнашкан фатирын аукционда 44,3 миллион сумга сатканнар. Бу хакта “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгы Милек мәсьәләләре буенча министрлыкка сылтанып хәбәр итә.
Фатирның гомум мәйданы 119,5 квадрат метр тәшкил итә һәм ул Батурин урамында урнашкан. Аукционда башлангыч хакы 24,6 миллион сум булган. Фатирны сатып алырга ике кеше килгән. Ул Зеленскийның хатыны Елена исеменә рәсмиләштерелгән булган.
Фатирны саткан акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә, шулай ук Кырымны үстерүгә китәчәк.
Чыганак: strana-live.ru