

Волгоградта пенсионер хатын бакчасында кемдер граната калдырып киткән. Хатын бакчасын җыештырганда граната шартлаган.
SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, иртә белән 71 яшьлек хатын хуҗалык эшләрен тәмамларга дип бакчага чыккан. Аңа сарайга сөялеп торган бакча арбасы кирәккән.
Арба тоткаларын тотып этүе булган, шартлау яңгыраган. Баш мие селкенгән һәм күпсанлы ярчыклы яралары теркәлгән пенсионер хатынны дәваханәгә алып киткәннәр. Моңа өстәп, аның уң бот һәм иңбашы сынган. Табиблар хатынның гомере өчен көрәшә.
Участокны игътибар белән карап чыкканнан соң белгечләр бакча арбасы янында металл ярчыкларга тап булган. Ярчыклар РГД-5 гранатасыннан булырга тиеш. Шартлаткыч ни рәвешле бакчага эләккәнен полицейскийлар ачыклый.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.