Дөньяда ниләр бар?
31 октябрь 2023, 13:17

Миллионнарча кешене Мисырга кумакчы

Израиль властьлары Газзә секторында яшәүче 2,3 миллион кешене Мисырга күчерү планы булуын таныган.

Миллионнарча кешене Мисырга кумакчыМиллионнарча кешене Мисырга кумакчы
Миллионнарча кешене Мисырга кумакчы

Документ 13 октябрьдә әзерләнгән булган. Премьер-министр Биньямин Нетаньяху аппаратында аңа ихтимал булган эшләр планы итеп каралган. Әмма махсус хезмәтләр белән бу хакта тәфсилле сөйләшү булмаган.
Әлбәттә, бу план Газзә секторын Палестина хакимияте контроленә тапшыруны күзалламаган. Шулай ук секторда яңа хөкүмәт оештыру планы да каралмаган.
Мондый документ әзерләнүе Палестинаның тагын да ныграк ачуына тигән. Ил президенты Мәхмүт Аббасның рәсми вәкиле белдерүенчә, Палестина властьлары Газзә секторыннан кешеләрне кая да булса күчерүгә каршы чыгыш ясый. Палестина властьлары моңа юл куймаячагын белдерә.
Бу вакыйгага кадәр Нетаньяху Европа илләре лидерларын Газзә секторы качакларын кабул итсен өчен Мисырга басым ясарга чакырып маташкан. Мисыр җавап итеп, Газзә секторыннан качаклар килә калса, аларны Евросоюз илләренә озату белән янаган.

Фото:bangkokbook.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас