Дөньяда ниләр бар?
31 октябрь 2023, 14:06

Газзәдә эчәр суга һәм ризыкка тилмерәләр

Социаль челтәрләрдә йөзләрчә палестинлының икмәккә чиратка тезелүе турында кадрлар йөри.

Газзәдә эчәр суга һәм ризыкка тилмерәләрГаззәдә эчәр суга һәм ризыкка тилмерәләр
Газзәдә эчәр суга һәм ризыкка тилмерәләр

Алар сәгатьләр буе икмәккә чиратта тора. Газзә секторында икмәк пешерү биналары Израиль армиясенең авиаһөҗүме нәтиҗәсендә җимерелеп беткән. Газзәдә яшәүчеләр ризык һәм эчәр су җитмәвенә, авырулар артуына даими зар кыла.
27 октябрьдә "Нью-Йорк Таймс" гәзите ХАМАС Палестина хәрәкәтенең якындагы 3-4 айга җитәрлек азык һәм ягулык туплавы турында язып чыккан. ХАМАС озайлы көрәш өчен еллар буена зур запас җыйган дигәннәр.
Бүген, ягъни 31 октябрьдә, Израиль, ХАМАС хәрәкәте кулына эләккән очракта Газзә секторына озатылучы гуманитар ярдәмне керттермәү белән янаган. Премьер-министр Беньямин Нетаньяху канцеляриясе Израиль хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләренең һәр гумантар ярдәм җыелмасын хәвефсезлеккә тикшерүен белдергән.
Искә төшерик: Якын Көнчыгышта вакыйгалар 7 октябрь иртәсендә, ХАМАС хәрәкәте Израиль территориясен ракетага тотканнан һәм ил көньягындагы чиктәш районнарга бәреп кергәннән соң, кискенләшеп китте. Шул ук көнне Израиль җавап итеп Газзә секторына һөҗүм итте.
Палестинлылар ике ил арасындагы чикләрне 1967 нче елда булган сугышка кадәрге сызыкларга кире кайтарырга тели. Палестина Газзә секторында һәм Иордан елгасының Көнбатыш ярында үзенең дәүләтен төзергә һәм Көнчыгыш Иерусалимны башкаласы итеп игълан итәргә тели. Израиль куелган шартларга ризалашмый.

Фото: "Известия".

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас