Дөньяда ниләр бар?
30 Октября 2023, 05:41

Юл буенда канга баткан аю баласын күргән

Зилаер районында яшәүче ир, җәнлекне жәлләп, үзенә алып кайткан. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Юлда  бәрдерелгән аю баласын очраткан Алексей Гаврилов аны өенә алып кайткан. Ул аны дәвалаган, ә яссы табанлы тулысынча тернәкләнгәч,  аны иреккә урманга җибәргән.

Ике ай чамасы элек Зилаер районында яшәүче Алексей Гаврилов трассада кечкенә аю баласына тап булган – кыргый җәнлек канга баткан булган.  Бу хәлгә битараф кала алмаган Алексей аю баласын ветеринарга алып барган. Дәвалау чорына ул нәни аю баласын үзендә урнаштырган, җәнлек өчен ул  ихатасында махсус вольер төзегән. Кушаматын Мишка дип кушкан.

–Мин аны ашаттым гына дисәң дә була инде. Ботка пешердек, бал да биреп караганым булды. Тәүдә бер-беребездән шүрли идек, акрынлап-акрынлап дуслаштык та бугай. Ул минем әйбәт  мөнсәбәтемне аңлады булса кирәк. Вольерда утны гел кабызып калдырдым. Аны күзәтүе кызыклы инде. Ул уйный, ауный, утырып тора, – ди Алексей Гаврилов.

Аю баласы тиз тернәкләнгән, аппетит белән ашый башлаган һәм тиз үскән. Ике айда ул шактый зур авырлыктагы җәнлеккә әверелгән. Кыргый җәнлек кешегә ияләшмәсен өчен, Алексей аны иреккә җибәрергә карар иткән. Арытаба да аңарда яшәсә, аю кыргый табигатьтә үзенә ризык юнәтә алмас, дип борчылган Алексей. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас