

Санкт-Петербург прокуратурасы русияле хатын белән африкалы ир-ат арасында никах теркәү очрагы буенча миграция законнары таләпләре үтәлешен тикшергән.
Русияле хатын сүзләренчә, ул никахка кермәгән, ә ирен белми дә. Хатын сүзләренчә, ЗАГСка гариза бирүгә бер атна кала ул паспортын югалткан. Ә никах теркәлгән көнне – 2022 елның 21нче гыйнварында – аның яңа паспорты әле әзер булмаган. Никах исә югалган паспорт нигезендә теркәлгән.
Прокуратура билгеләп үткәнчә, никах чит ил кешесе Русия гражданлыгын алсын өчен фиктив рәвештә төзелгән. Ведомство судка никахны гамәлдән чыгару турында гариза җибәргән.
Паспортны югалту бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин шул.
Чыганак: lenta.ru