

Мәскәүдә яшәүче хатын Лондонда яшәүче сөйгәне җибәргән бүләк өчен 75 мең сум акча түләгән. Әмма үзен Джеймс дип таныштырган ирнең чын исеме Мөхәммәт Мөбарәк булып чыккан.
Чит илдә яшәүче Джеймсның мәхәббәт тулы сүзләренә Ясенево районында яшәүче 45 яшьлек хатын алданган. Аңа тыелган “Инстаграм”да Джеймс исемле чибәр ир язган. Әлеге вакытта Берлинда яшим, Лондонда пилот булып эшлим дигән ул. Шулай итеп, “агент 007” хатынга еш кына хәбәрләр җибәргән. Анда ул хатынның хәлләрен, кәефен сорашкан, кочак-кочак комплиментлар язган.
Көннәрдән бер көнне ир үзенең туган көне хакында язган һәм бу вакыйга уңаеннан сөйгәненә бүләк – зөбәрҗәт кашлы бизәнгечләр, сәгать һәм билгеле брендтан сумка – ясарга теләвен хәбәр иткән. Тик менә бүләкне Лондоннан Мәскәүгә китереп бирү өчен 75 мең сум акча түләргә кирәк. Хатын бүләккә бик кызыккан, күрәсең, уйламый-нитми күрсәтелгән картага акча җибәргән. Акча салган вакытта карта хуҗасының ниндидер Мөхәммәт Мөбарәк булуы аны нишләптер аптыратмаган.
Бераздан гына ул мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. “Джеймс”ларга үзләрендә хатыннар беткән диярсең! Тасма телле “чит ил ирләре”ннән (!) һуштан язарга әзер хатыннарны уйлап ни көләргә, ни еларга белмәссең. Шулкадәр беркатлы булмыйк инде!
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.