Дөньяда ниләр бар?
27 октябрь 2023, 04:36

Кояшка ни булган?

Бөтен дөньядагы обсерватория галимнәре Кояшның соңгы сурәтләрен күреп котлары очкан...

Кояшка ни булган?Кояшка ни булган?
Кояшка ни булган?

Бөтен дөньядагы обсерватория галимнәре Кояшның соңгы сурәтләрен күреп котлары очкан: Кояш үлә мени? Кояш соңгы тапкыр 2019 елда, пандемия башланыр алдыннан шундый булган, диләр. Ул вакытта да, әле дә Кояшта бер тап та юк! Әлеге вакытта Кояшның актив фазасы, аңарда таплар булырга тиеш, диләр.

2019 елда Кояш үзенең минимум активлыгыннан чыгалмый озак торган. Хәтта Кояш эчтән суына башлаган дигән фаразлар да пәйда булган ул вакытта.

Пандемия башлану белән Кояшның активлыгы арткан. Әлеге вакытта аның иң нык яктырткан чагы, ул 2025 елга кадәр дәвам итәргә тиеш булган.

Астрономнар әлегә бернинди дә фаразлар, фикерләр әйтми. Кояш азрак туктап та тора ала икән. 2011 елда тикшеренүләр нәтиҗәсендә шундый нәтиҗәгә килгәннәр: Кояш әкрен генә суына ала, активлыгы түбәнәя. Астроном Фрэнк Хилл хәтта Кояшның активлыгы циклы бозыла дип кенә әйтә алган иде.

Тарихтан күренүенчә, Кече бозлык вакытында ((XVI-XVIII гасырлар) Кояш активлыгын 11,5 елга бер түгел, 8 елга бер алмаштырган булган. Шулай итеп, ул суына башласа, аның циклы бозыла. Ул вакытта кешелек суыктан бик газапланган. Җәйләр салкын һәм яңгырлы, кышлар да кырыс булган.

Әмма ул бүген була торган хәл түгел. Климат бер көндә үзгәрми. Бүген бөтен кеше Глобаль җылыну турында сөйли, ничек тә аны булдырмаска тырыша. Әмма берничә дистә елдан табигать үзе ни буласын күрсәтәчәк.  

Пандемия дигәннән, Русия галиме Александр Чижевский әйтүенчә, Кояш белән пандемия арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Кояшның активлыгы югары булганда микроблар да, бактерияләр дә җанлана. Кояш суына башласа, чирләмибез икән дигән сүз түгел. Магнит бураннары булмаячак, әмма климат начарланса, кешенең иммунитеты да төшәчәк. 

Кызыклы фактлар

Кояшка әлеге вакытта 4,57 миллиард ел, әлегә ул стабиль. Әмма кайчан да булса ул сүнәчәк – аның ядросында водород бетәчәк һәм сүнү процессы башланачак. Бу процесс Кояшны гигант зур кызыл йолдызга әверелдерәчәк һәм һава температурасы берничә дистәгә төшәчәк. Ул бу хәлендә якынча 5 миллиард ел торачак һәм бәләкәй генә ак карликка әйләнеп бетәчәк.

Кояш сүнгәннән соң Җир шары 8 минут һәм 20 секунд яши ала.

Галимнәр фикеренчә, Кояш тагын 5-6 миллиард ел яктыртачак.

Кояш гигант кызыл йолдызга әйләнгәч, Венера белән Меркурийны үзенә "йотачак".

Чыганак: kp.ru

 

coffee-web.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас