Америка сәясәтчесе, Республикачылар партиясеннән АКШ президентлыгына кандидат Вивек Рамасвами конфликтны тизрәк көйләү өчен Вашингтонны Украинаның көнчыгыш өлешләренең, ягъни рус телендә сөйләшүче төбәкләрнең, Русиягә керүенә ризалашырга чакырган.
Аның фикеренчә, Киевка хәрби ярдәм күрсәтү Мәскәүне Кытай белән якынаюга этәрә. Хәрби хәрәкәтләрне тизрәк туктату мөмкинлеген биргән килешү төзү дөрес адым булыр иде дигән.
Рамасвами бүген Кушма Штатларга АКШ, Русия һәм Кытайне үз эченә алган өчъяклы дөнья корылышына йөз тотарга кирәк дип тә әйткән..
Сәясәтче 2024 елда АКШта үтәчәк президент сайлауларында җиңгән очракта Украинаның НАТОга керүенә каршы булачагын белдергән. Аның фикеренчә, моңа җавап итеп Русия Кытай белән хәрби хезмәттәшлеген туктатачак, Калининградтан атом-төш коралын чыгарачак һәм көнбатыш ярымшарда хәрбиләрен урнаштырудан баш тартачак.
АКШ президентлыгына икенче бер кандидат, Флорида штаты губернаторы Рон Десантис шулай ук Украинаның НАТОга кушылуына каршы булуын белдергән. Ул Киевның блокта әг ъза булып торуы Вашингтон кызыксынуларына керми дигән. Десантис шулай ук Европа хөкүмәте, хәлне төзәтү өчен үзенең эшчәнлеген активлаштырмаган очракта, Украинага ярдәм күрсәтүне туктатыр идем дигән.