Дөньяда ниләр бар?
27 октябрь 2023, 11:45

БМО утырышы нәтиҗәсез тәмамланган

24 октябрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) Хәвефсезлек советы утырышында Израиль-Палестина конфликты тикшерелгән.

БМО утырышы нәтиҗәсез тәмамланганБМО утырышы нәтиҗәсез тәмамланган
БМО утырышы нәтиҗәсез тәмамланган

Хәвефсезлек советы әгъзалары Якын Көнчыгыштагы мәсьәләне тикшерүгә конфликт башланган вакыттан алып (7 октябрь) дүртенче тапкыр җыелган. Утырышта БМОның генераль сектретаре Антониу Гутерриш һәм чит ил эшләре министрлары катнашкан. Барлыгы 92 дәүләт вәкиле чыгыш ясаган.
Совет составына кергән 15 ил бүгенге көнгә кадәр конфликт уртасында калган тыныч тормышта яшәүче Палестина халкынының хәлен җиңеләйтү буенча нинди булса уртак карарга килә алмады. Совет конфликтны эскалацияләүгә кагылышлы резолюцияләрнең ике проектын кабул итә алмаган. Русиянең утны кичектергесез туктату турындагы өндәмәсе тиешле күләмдә тавыш җыя алмаган, Израильнең үзоборонага хокукы искә алынмау сәбәбе белән Бразилия проектына Кушма Штатлар вето салган.
БМО җитәкчесе Антониу Гутерриш конфликтның бөтен төбәккә таралу куркынычын билгеләгән. Ул чираттагы тапкыр сугыш алып бару кагыйдәләрен һәм гражданнарны яклау мөһимлеген искә төшергән. "Кораллы конфликтта катнашучы бер як та гуманитар хокуктан югары тормый", - дигән генсек. Гутерриш Якын Көнчыгышта тынычлык һәм тотрыклылык өчен ике дәүләтнең дә булуы турындагы карарның бердәнбер реаль нигез булып тора алуын әйткән. Ул ниһаять Газзәгә гуманитар ярдәм килә башлавын билгеләгән. Әмма әлегә ул ярдәмнәр диңгездәге тамчы сыман гына. "Гуманитар ярдәм чикләүләрсез барып җитәргә тиеш", дип ассызыклаган ул.
БМОның Палестинаның оккупацияләнгән территорияләрендәге гуманитар координары Линн Хастинг гуманитар максатларда ут яудыруны туктатуны таләп иткән. Ул Газзәгә кертелгән гуманитар ярдәм арасында ягулык булмавын әйткән. Ә бит ягулыксыз дәваханәләр, икмәк пешерү, су тазарту һ.б. мөһим эшләрне башкарып булмый. Газзә секторында яшәүчеләр тозлы су эчәргә мәҗбүр, бу хәл авырулар таралуына китерү ихтималын арттыра.
Палестина чит ил эшләре министры Рияд әл-Мәлики БМОның Хәвефсезлек советы белән халыкара җәмәгатьчелек кеше гомерләрен саклап калырга бурычлы дигән. "Хәвефсезлек Советындагы дәвам иткән уңышсызлыклар гафу итәрлек түгел", дип тә әйткән ул.
Милекләреннән һәм хокукларыннан мәхрүм ителү, күченү һәм үлем Палестина халкының язмышы булырга тиеш түгел дип билгеләгән. "Безнең азатлык - ул тынычлык һәм иминлек нигезе" дип, сугышка һәм канкоешка чик куярга чакырган.
Израиль чит ил эшләре министры Эли Коэн ХАМАС урлаган кешеләр фотоларыннан ясалган коллажны кулында тотып, бу мәсьәләдә Катар ярдәм күрсәтә ала дип, аларны кичектергесез рәвештә азат итәргә чакырган."Сез, халыкара җәмәгатьчелек әгъзалары Катардан нәкъ шуны таләп итәргә тиешсез", дигән. Үзен яклау Израильнең хокукы һәм бурычы, ә ХАМАСКА шуңа тәңгәл җавап бирүне иленең дөньяда булу мәсьәләсе дип атаган. "Бу Израиль сугышы гына түгел. Бу - азат дөнья сугышы", дип шапырынган. Әгәр илләр Израильнең "монстрларны юк итү" миссиясен хупламаса, бу БМОның иң караңгы сәгате булачак дип тә әйткән.
Израильнең БМОдагы илчесе Гилад Эрдан БМОның генераль секретарен кичектергесез рәвештә отставкага җибәрергә чакырган. Моңа Гуттеришның чыгыш ясаганда ХАМАС Израильгә буш урында һөҗүм итмәде дигән сүзләре сәбәпче булган. Эрдан фикеренчә, БМО башлыгы терроризмны яклый.
Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя 7 октябрьдә тыныч тормышта яшәүче израильлеләрнең көчләүгә дучар ителүе бернинди аклауларга ия түгел дигән. Ул заложникларны азат итүгә чакырган. Шул ук вакытта ул вакыйгаларның беркөнне генә килеп туган хәл булмавын ассызыклаган. Вашингтонның иске конфликтны чишүдә саботажлык күрсәтүе фаҗигаләр нәтиҗәсе дип бәяләнгән. Небензя Газзә секторында җир өсте операциясен үткәрүгә юл куярга ярамавын да билгеләгән.
Русиянең тынычлык яклы сөйләшүләр алып бару һәм шуның нәтиҗәсендә Көнчыгыш Иерусалимдагы башкаласы белән 1967 еллардагы чикләр белән суверен Палестина дәүләтен барлыкка китерү яклы чыгыш ясавын белдергән илче.

Фото:www.polskieradio.pl

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас