

Якындагы 3 елда бай русиялеләргә салым салудан килгән акчалар федераль бюджетка 570 млрд. сум китерәчәк. 2024-2026 елларга финанс планы документы шуны күзаллый.
Сумма ел саен арта барачак. 2024 елда казнага 176,2 млрд сум килсә, 2025 елда - 189,6 млрд, 2026 елда 204,1 млрд сум дип атала.
Русия законнарына ярашлы, елына 5 млн. сумнан артык, яисә аена 417 мең сум, керем алган гражданнар 13 процент урынына күтәрелгән 15 процент салым (НДФЛ)түләргә тиешләр. Росстат мәгълүматларына ярашлы, мондый салым түләүчеләр саны 1 процент тәшкил итә.
Якындагы 3 елда бюджет дефициты шартларында ( 4 трлн. сум) бу ил бюджеты өчен тотрыклы чыганак булачак.
Фото:tgstat.ru