Дөньяда ниләр бар?
26 октябрь 2023, 11:53

Вәхши 22 кешене атып үтергән

Американың Мэн штатындагы Льюистон шәһәрендә бер бәндә 22 кешене атып үтергән.

Вәхши 22 кешене атып үтергәнВәхши 22 кешене атып үтергән
Вәхши 22 кешене атып үтергән

Робин Карда исемле 40 яшьлек америкалыга карата 22 кешене атып үтерүдә, 60 кешене яралауда шик белдерелгән. Баксаң, Робин Карда АКШ армиясендә хезмәт иткән, ату буенча инструктор булып эшләгән һәм 2 тапкыр психиатрия дәваханәсендә ятып чыккан.
Америка басмалары Робин Кард оештырган киңкүләмле атыш кеше корбаннары саны буенча 2023 ел эчендәге шундый җинаятьләрнең иң зурысы дип белдерә.
Вакыйга турында ил президенты Джо Байденга җиткергәннәр. Байден урындагы властьларга федераль ярдәм тәкъдим иткән.
Явыз бәндәнең колагына "тавышлар" ишетелгән. Соңгы тапкыр ул 2 атна дәваханәдә ятып чыккан булган. Аңа кадәр ул штат көньягындагы Сако шәһәрендәге АКШ милли гвардиясе базасына ату белән янаган. Полиция хезмәткәрләрен Льюистон атучысының аеруча куркыныч булуы турында кисәткән булганнар.
Робин Кард оптика төбәп ату винтовкасы белән коралланып барда, боулингта, ресторанда, "Walmart" супермаркет челтәренең келәт биналары янында аткан. Тәртип сакчылары әлегә аны тота алмаган.
Әйткәндәй, быел АКШта 500ләп кеше шундый психлар корбанына әверелгән. Хәлләр торышы болай дәвам итсә, ел ахырына кадәр корбаннар санының 700гә җитүе мөмкин дип фаразлый аяусыз статистика.

"Лента.ру" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас