Дөньяда ниләр бар?
26 октябрь 2023, 13:51

Газзәдә 7 меңнән артык кеше һәлак булган

Һәлак булучыларның 2 913е - балалар, 1 709ы - хатын-кызлар.

Газзәдә 7 меңнән артык кеше һәлак булганГаззәдә 7 меңнән артык кеше һәлак булган
Газзәдә 7 меңнән артык кеше һәлак булган
Палестинаның Газзә секторына Израиль һөҗүменнән соң һәлак булучылар саны 7 меңнән, яраланучылар саны 18 меңнән арткан. Бу хакта Палестина Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергән.
Һәлак булучыларның  2 913е - балалар, 1 709ы - хатын-кызлар.
Искә төшерик: 1967 елдан алып 2005 елга кадәр Газзә секторы Израиль контроле астында тора. Анда Израиль власть органнары һәм тәртип сакчылары идарә итә. 2005 елның августында "Бер яклы чик урнаштыру планы"н гамәлгә ашыру барышында Израиль Газзә секторыннан гаскәрләрен чыгарган, шулай ук анда үзенең торак пунктларын бетергән. 2007 елда "Хамас" хәрәкәте Газзә секторында властьны үз кулына ала.
Израиль белән "Хамас" арасында сугыш быел 7 октябрьдә башланды. "Хамас" Израиль территориясенә меңнәрчә ракета очырды. Җавап итеп Израиль властьлары "Хамас"ка каршы сугыш игълан итте һәм Газзә секторына ут яудыра башлады. Израиль 1,4 мең кешесенең һәлак булуын белдерде. Алар арасында Русиянең 23 гражданы да бар. 
Израиль якын вакытларда Газзә секторында сугыш операциясе башларга җыена. Әгәр ул бу ниятен тормышка ашыруга тотынса, сугыш утының Якын Көнчыгышта җәелеп китү куркынычы бар.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас