

Армавир очучылар училищесын тәмамлаган хәрбиләрне Украина хәрби разведкасы биреме буенча торт һәм хәмер белән агуламакчы булганнар. Бу хакта Telegram-канал Fighterbomber хәбәр итә.
Армавир Кызыл байраклы югары хәрби авиация училищесын тәмамлауның 20 еллыгын билгеләүче офицерларга курьер 20 килограммлы торт һәм бер тартма спирт тапшырган. Очучылар күчтәнәчләрне кем җибәрүен ачыклый алмый һәм бу хәлгә шиккә калып, бер кисәк тортны лаборатор тикшерүгә җибәрәләр.
Курьерны видеокүзәтү камералары буенча тиз арада ачыклап, кадрларны махсус хезмәтләргә тапшырганнар. Алар курьерны самолетка билет сатып алганда кулга алган. Мелитопольдә туып-үскән 32 яшьлек Семенов Мәскәүгә очарга җыенган булган.
Сорау алу вакытында оперативниклар торт һәм хәмергә көчле агу кушылуын һәм аның төп заказчысы Украина төп разведка идарәсе булуын ачыклый. Хәзер торт әзерләүче кондитерларны эзлиләр.
Чыганак: "Лента ру".