Дөньяда ниләр бар?
23 октябрь 2023, 07:25

Хатын егеткә: “Өметләнмә дә...” – дигән...

Гүзәл затларны кайчак аңлау бик читен шул.

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Бу хәл Подмосковьеның Красногорск шәһәренннән ерак түгел теркәлгән. Интернетта язуларынча, 39 яшьлек хатын Красногорскиның Peterfest ресторанында 19 яшьлек егет белән танышкан. Алар ару гына эчкәннәр, биегәннәр һәм егет яшәгән фатирга  киткәннәр. Әмма подъездга керү белән хатын җенси якынлык теләмәвен ассызыклаган. Егеткә секска өметләнмә, дигән.

Вакыйга арытаба болай булган. Егет фатирын ачып кергән дә хатынны кертмәс борын ишекне бикләп куйган. Ул подъездда торып калган. Бу хәлне көтмәгән хатынның бик каты психланган. Ул: “Көчлиләр!” – дип кычкыра-кычкыра йорт катлары буйлап йөгергәли башлаган. Йоклары качкан күршеләр полиция чакырткан.

Тиз арада килгән полиция хезмәткәрләре ачуы кабарган хатынның сүзләрен ишетеп, хәйран калган. Хатын аңа карата ямьсез (!) кыланган егетне җәзалауны таләп иткән. Полицейскийлар үпкәләгән егеттән, йорттагы күршеләрдән сорау алгач, җене котырган хатынны күрше йорттагы фатирына  кайтарып җибәргәннәр...

Хатын-кыз күңеле – табышмак,  диюләре хак шул. Ничек аңларга соң бу хәлне? Хатын үзе егеткә “юк” дигән, егет моңа ризалашкач, тавыш куптарган... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас