Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь 2023, 15:10

Котылырга тырышалар, бугай...

Норвегия өйләренә кайтып китәргә җыенган украиннарга 17,5 мең крон акча түләргә җыенган.

Котылырга тырышалар, бугай...Котылырга тырышалар, бугай...
Котылырга тырышалар, бугай...

Норвегия өйләренә кайтып китәргә җыенган украиннарга 17,5 мең крон (1,5 мең евро) акча түләргә җыенган. Бу хакта Норвегиянең иммиграцион идарәсе белдергән.
Украин качагының Норвегиядә яшәргә рөхсәте булса, әмма ватанына кайтып китәргә теләсә, ул грант алуга Норвегия властьларына гариза бирә ала.
Идарә сайтында ватаныгызга кайтып урнашу өчен сезгә 17,5 мең Норвегия кроны түләнәчәк диелгән.
Швейцария дә украин качакларының ватаннарына кайтып китүләре өчен 4,4 мең доллар түләргә әзер булуын белдергән. Украиннарның үз теләкләре белән Швейцариядән чыгып китүләрен бүләкләү аларга пособиеләр түләүгә караганда арзангарак төшәчәк дигән фикергә килгән ил властьлары.

Фото: Reuters

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас