Дөньяда ниләр бар?
19 октябрь 2023, 09:43

Вәхшилек акты

Кызганычка каршы, агымдагы атнада Израиль—Палестина конфликты яңа көч белән кабынып китте.

Вәхшилек актыВәхшилек акты
Вәхшилек акты

Атна уртасында Газзә секторындагы «Әл-Әһли-Мәдәни» дәваханәсе шартлатылды.  Дәваханәдә сугыш утыннан качып ятучы 800дән артык кеше һәлак булды һәм яраланды. Аларның күпчелеге — хатын-кызлар һәм балалар. Палестина президенты Мәхмүт Аббас һөҗүм корбаннарының якты истәлегенә өч көнлек матәм игълан итте. Һөҗүм кайсы яктан булган һәм аны кем ясаган әлегә ачык түгел.

         Ике як та бер-берсен гаепли. Израиль властьлары исә дәваханәгә Палестинаның «Ислам җиһады» (террористик дип атылган бу оешманың эшчәнлеге Русиядә тыелган)  төркемен гаепләп чыкты.  Израиль оборона армиясе үзенең разведка мәгълүматларынына сылтанып, ХАМАСның Израиль территориясенә уңышсыз очырылган ракетасы ялгыш дәваханәгә эләккән дип белдерде. ХАМАС исә ракета белән атуда Израильне гаепләде. Газзә секторында Израиль кылган җинаятьләр өчен АКШ гаепле дип санавын белдерде. Вашингтон Израиль агрессиясен ачыктан-ачык яклый.

         Ливандагы «Хизбулла» шыгыйлар хәрәкәте 18 октябрьне «Израильгә каршы нәфрәт көне» дип игълан итте, гарәп һәм мөселман илләрен нәфрәт белдерү протестына чыгарга чакырды.  «Хизбулла» Газзә секторындагы атышларга  һәм Израиль кылган җинаятьләргә АКШ җаваплы дип белдерде.

         Һөҗүмгә дөнья иләре үз карашларын белдерде. Канада Газзә секторындагы хәл-вакыйгаларны коточкыч дип атады һәм халыкара хокук нормаларын саклау мөһимлеген билгеләде. АКШ властьлары ХАМАСка каршы операцияләр үткәргәндә сугыш законнарын сакларга чакырды. Русия һөҗүмне «хәрби җинаять» дип атады һәм аның өчен АКШ гаепле дип белдерде. Русия һәм Берләшкән Гарәп әмирлекләре ашыгыч рәвештә БМОның Иминлек советы утырышын җыюны сорады. БМОның генераль секретаре Антониу Гуттериш Якын Көнчыгышта сугыш утын туктатырга чакырды.

         Сугыш — ул коточкыч бәхетсезлек, меңнәрчә кешенең гомерен өзә, меңнәрчә кешене гарипләтә, миллионнарча кешене сукбайга әверелдерә. Бүгенге көннәрдә генә миллионнан артык палестиналы туган йортын, туган җирен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды.  3 меңнән артык палестиналы һәлак булды һәм аларның күпчелеге — тыныч тормышта яшәүчеләр.

Израиль белән Палестина сугышы – 1947 елда, ягъни БМО карары кабул ителгәч башланган конфликт. Ул бер кабынып китә, бер сүнә. Бу юлы рәсми рәвештә сугыш дип игълан иттеләр.

БМО карары нигезендә Палестинаның урта бер өлеше бүленеп алып, Израиль дәүләте төзелде, ә Иерусалим шәһәренә яһүдләр дә, гарәпләр дә килешеп яшәр дигән ният белән, халыкара статус бирелде. Еллар үткән саен Израильнең территориясе үсә, ә Палестинаныкы кими барды. Бүгенге көндә Палестина җирләре булып Газзә Секторы һәм Иордан елгасының көнбатыш яры гына исәпләнә. Хәзер ул дәүләтнең хокуклары юк дәрәҗәсендә. Соңгы вакытта аның Иерусалимга да хокукы калмады. БМО карары белән билгеләнгән, ягъни дөньяның күпчелек дәүләтләре тарафыннан хупланган чикләр сакланмагач, конфликтлар еш кабатланып тора.

Сугыш башлануның төп сәбәбе — Палестинаның үз җирләрен кайтару һәм икътисади блокаданы бетерү. Палестинаның җирләре генә түгел, ә икътисады да Израиль тарафыннан кысылган. Илнең энергетика, ягулык, азык-төлек кебек мөһим ресурслар белән тәэмин ителүе Израиль кулында.

         Сугыш кайчан тәмамланыр, бу хакта бер сәяси белгеч тә фаразларга алынмый.

Фото:

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас