Дөньяда ниләр бар?
19 октябрь 2023, 11:06

Ефәк юлы буйлап

17—18 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин  Кытайга эш сәфәре кылды.

Ефәк юлы буйлапЕфәк юлы буйлап
Ефәк юлы буйлап

Анда ул «Бер билбау — бер юл» халыкара форумында катнашты, Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән очрашты. Ул  шулай ук Вьетнам, Монголия, Лаос, Венгрия, Таиланд җитәкчеләре белән очрашып, икътисади мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып барды.

         Владимир Путин һәм Си Цзиньпин ике ил арасындагы  тыгыз сәяси һәм икътисади эшчәнлекләрен раслады. Соңгы 10 елда Кытай белән Русия эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытты, дип белдерде Си Цзиньпин.  «Президент әфәнде, соңгы 10 ел эчендә без сезнең белән 42 очрашу үткәрдек, яхшы эшлекле мөнәсәбәтләрне көйләдек, шәхси дуслыгыбызны ныгыттык»,— диде ул.

         Владимир Путин Кытай лидерын КХРның 74 еллыгы белән котлады. Ул Кытай җитәкчесе тәкъдим иткән «Ефәк юлы»ның яхшы үсеш алуын билгеләде. Шулай ук ул Кытай лидерының янәдән ил җитәкчесе итеп сайланганнан соң мартта беренче чит ил сәфәрен Русиягә кылуын искә төшерде. «Без моның КХР белән РФ арасындагы мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен һәм сыйфатын билгеләүче үзенчәлекле билге икәнлеген аңлыйбыз»,—диде Путин.

         Икътисади мөнәсәбәтләргә килгәндә, Русия лидеры Мәскәү белән Пекин арасындагы товар әйләнешенең ел эчендә 200 млрд. долларга җитүен әйтте.  Ел йомгаклары буенча бу санның тагын да үсәчәген билгеләде.

         Си Цзиньпин Кытай белән Русиянең үзара сәяси ышанычларын тирәнәйтүләрен билгеләде. Үзара файдалы хезмәттәшлекнең киләчәктә дә өзлексез дәвам ителәчәгенә ышанычын белдерде.

         Сәяси белдерүләргә килгәндә, Русия белән Кытай якын Көнчыгышка карата уртак фикер белдерде: алар Израильнең артык көч куллануын тәнкыйтьләде, ике якны да утны туктатуга һәм тынычлык сөйләшүләренә кайтырга чакырдылар. Украина мәсьәләсенә килгәндә, Кытай  бу җәһәттән Русия позициясен тулысынча хуплады.

         Русия ягы Себер һәм Ерак Көнчыгышта  Кытай белән сәүдә элемтәләрен үстерүне тәэмин итүче логистик инфраструктураны (шоссе һәм тимер юллар, порт терминаллары, торбаүткәргечләр) зур тизлектә үстерергә җыенуын белдерде.

         Мәскәү белән Пекин 12 елга 2,5 трлн. сумлык (25,7 млрд. доллар) Кытайга ашлык озату контрактын төзеде.

         Кытай Украина азык-төлегеннән баш тартты. Бу җәһәттән ул Русиянең дөнья ашлык базарындагы позицияләрен  көчәйтте.  Моның белән ул Украинаның киләчәге  белән кызыксынмавын күрсәтте.

         Гомумән, әлеге сәфәр Мәскәү белән Пекинның уртак дошманга карата ныклы союзына соңгы адым ясалуын күрсәтте. Американың Русия белән Кытайны чиратлаштырып тар-мар итү ниятен юкка чыгарды.  

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас