Дөньяда ниләр бар?
18 октябрь 2023, 10:29

Поликлиникадагы карталарын күргән гаилә хәйран калган

Ә сез амбулатор карталарыгызга күз-колак булып торасызмы?

Башкортстанда яшәүче гаилә, амбулатор карталарында  поликлиникага “йөргәннәрен”  һәм табиблар куйган диагнозларны күреп, хәйран калган. Алар диагнозлары турында белмәгән һәм  табибларга соңгы арада бармаган да.  

“Ирем план буенча операциягә әзерләнә, анализлар тапшырыр өчен поликлиникага мөрәҗәгать итте. Картага бу хакта нәрсә язганнар икән дип карасак, күп кенә “кызыклы” нәрсәләр турында белдек. Баксаң, ул күптән түгел табибка мөрәҗәгать иткән икән. Анда аңа “гипертензивная болезнь с преимущественным поражением сердца без застойной сердечной недостаточности” дигән диагноз куйганнар.

Табиб мине дә кабул иткән. 18 апрельдә миңа “расстройство вегетативной, нервной системы неуточненное” диагнозы куелган. Гәрчә поликлиникага мөрәҗәгать итмәсәм дә. Чынлап кабул иткәнне картага язганда ниләрдер өстәүне аңларга була әле, әмма  әлеге диагнозлар бик  җитди бит”, – дип язган Стәрлетамакта яшәүче Светлана “ВКонтакте” челтәрендә. 

Чыганак: news102.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас