Дөньяда ниләр бар?
18 октябрь 2023, 03:51

50 яшендә гашыйк булган

Мәхәббәт өчен киртәләр юк, дисәләр  дә...

50 яшьлек Анна танышулар сайтында чибәр һәм озын буйлы Дэвид Леонардо белән таныша  һәм гашыйк була.

Мәскәүдә бер  хатын АКШта яшәүче Дэвид Леонардога үлеп гашыйк булган һәм  Русиягә килеп аңа өйләнсен өчен миллионнан артык акчасын күчергән. Кызганычка каршы,  50 яшьлек Анна өчен “Америка хыялы” бушап калган банк картасы һәм йөрәгендәге төзәлмәс яра белән тәмамланган.   

Танышулар сайтында мәхәббәтен эзләгән Аннага көтмәгәндә  буе 181 см булган америкалы чибәр ир анкетасы очраган. Сентябрь башында ул  52 яшьлек Дэвид Леонардо белән кызыксынган. Анкетасында ир үзенә рухи әңгәмәдәш эзләве хакында язган. Чыгышы белән Сицилиядән  булган Дэвид үзен “кайнар италияле” дип мактаган. Американың "Бритиш петролиум" компаниясендә эшлим, дигән. Мессенджерда хәтта аның нигы (интернеттагы исеме) да хаталы язылган – Engener (дөрес варианты – engineer). Әмма ир хәстәрлеге белән Аннаның күңелен яулый. Ул  хатынга җылы киенеп йөрисеңме, өшемисеңме дип сорап яза. Ай да үтми, ул Аннадан: “Will you marry me?”  (“Син миңа кияүгә чыгасыңмы?” – Авт.) – дип сорый. Ләкин Анна өчен бу адымны ясау иртәрәк тоела. Ә Дэвид үзсүзле була, мин Русиягә сиңа өйләнергә киләм, ди.

Дөрес, инженер ул эшләгән компаниядә кагыйдәләр бик җитди, шуңа илдән чыгу өчен чакыру кирәклеген аңлата. Анна “Бритиш петролиум” почтасына сөйгәненә Мәскәүне күрсәтергә теләвен яза. Аңа “АКШтан чыгарга виза рәсмиләштерер өчен 350 мең сум түләргә кирәк”дип җавап бирәләр. Анна акча җибәргән, әлбәттә. Акчаларның ниндидер Татьяна Викторовна исәбенә китүен ул исәпкә алмый.  Аннары “Бритиш Петролиум” Дэвидка аэропорттагы чыгымнары өчен страховка депозиты күчерүне таләп итә. Шулай итеп Мәскәүдә яшәүче Анна билгесез картага 1,2 миллион сумга якын акчасын күчерә.  

Бәхетле кәләш ахирәтенә  аңа тиздән чит илдән кияү егет кайтып төшәчәген мактана. Ахирәте аек акыллырак булган, күрәсең. Ул Дэвид Леонардоны  фотосурәте буенча  интернетта эзли һәм “чибәр инженер”ның төрле танышулар сайтында  төрде исемнәр астында теркәлүен ачыклый. Аның фотосурәтен һәм легендасын уйлап табучы мошенниклар  Аннаны гына түгел, тагын әллә күпме беркатлы хатыннарны төп башына утыртканнардыр, мөгаен.
Чыганак: SHOT  Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас