Дөньяда ниләр бар?
16 октябрь 2023, 05:24

Сугыш уты янә кабынды

7 октябрь иртәсендә Палестинаның ХАМАС һәм «Ислам җиһады» радикаль хәрәкәтләре боевиклары Израильгә һөҗүм итте. 

Сугыш уты янә кабындыСугыш уты янә кабынды
Сугыш уты янә кабынды

Алар Израиль территориясенә 3 меңнән артык ракета очырган. Боевиклар ил көньягындагы торак пунктлары өстеннән үз контролен урнаштырган һәм 130 кешене заложник итеп алган.  Икенче көнне һөҗүмгә Ливанның «Хизбулла» төркеме кушылды. 

Израиль бу һөҗүмне сугыш дип атады, җавап итеп Газзә секторында «Тимер кылычлар» хәрби операциясен игълан итте һәм резервындагы 300 мең солдатын мобилизацияләде, Газзә секторы чикләрендә  хәрби техникасын урнаштырды. Кызганычка каршы, ике яктан да меңнән артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды һәм әсирлеккә төште. Ике көннән соң яһүт дәүләте үзенең көньяк чикләрендәге контрольне кире кайтырды.

         Палестина — Израиль конфликты кабынып киткәч 263, 9 мең кеше Газзә секторыннан йорт-җирләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды.  Бу хакта БМОның гуманитар мәсьәләләр буенча координацияләү идарәсе белдерде. Сугыш утыннан качучылар саны тагын да күбрәк булачак дип фаразлый әлеге Оешма.

         Хәзер Израиль армиясе Газзә секторында көчле һөҗүмгә күчте.  Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә Газзә секторында 23 меңгә якын торак йорт һәм 10 медицина бинасы җимерелгән. Алар астында күпме кеше: балалар, өлкәннәр, хатын-кызлар һәлак булды.  Моннан тыш, Израиль Газзә секторын  камауга алды, гуманитар ярдәмгә юлларны япты. Чын мәгънәсендә гуманитар һәлакәт барлыкка килде. Дөнья җәмәгатьчелеге Израильне шәһәрләрне утка тотуны туктатырга чакыра.

         Израильгә дус илләре, иң тәү чиратта АКШ, ярдәмгә килерме?  Сәяси экспертлар фаразлавынча, әгәр конфликтка Иран кушыла калса, АКШ корал белән ярдәм итми калмаячак. Америка, союздашларыбызга булышырга көчебездән дә килә, коралларыбыз да күп дип белдерде. Әлегә  исә Израиль ХАМАСны үзе генә җиңә алачак дигән карашлар бар. ХАМАС белән Израиль көчен чагыштырып караганда, яһүт дәүләте бөтен нәрсә дә өстенлек итә, дип раслый алар.

Фото:bangkokbook.ru 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас