Дөньяда ниләр бар?
16 октябрь 2023, 05:34

Польша Украинадан акча сорый

Польша Украинага күрсәткән ярдәме өчен дәгъваләр белдерә һәм  исәп-хисап ясарга чакыра. 

Польша Украинадан акча сорыйПольша Украинадан акча сорый
Польша Украинадан акча сорый

Шулай дип белдергән ил сеймына депутатлыкка кандидат Анна Брылка.

         Халыкара мөнәсәбәтләрдә коры рәхмәт валютага тиңләштерелми дигән чиновник ханым.  Брылка Польшаның күрсәткән ярдәмен 100 млрд.  злота күләмендә бәяләгән. Польша бу акчаларга Волын суешы корбаннарына эксгумация үткәрүне,  ашлык импортлауга тыю керткәне өчен Киевның Варшавага карата Бөтендөнья сәүдә оешмасына шикаятьләрен бетерүне, шулай ук конфликт тәмамланганнан соң  Украинаны тергезү процессына Польша властьларын катнаштыруны күзаллый.

         Варшава белән Киев арасында кытыршылыклар туа башлады. Моңа Польша премьер-министры Матуеш Моравецкийның Украина президенты Владимир Зеленский адресына кискен фикерләр әйтүе сәбәпче булырга мөмкин.  Матуеш Зеленскийның Канадага рәсми сәфәре вакытында хәрби ярдәм кимүенә зарлануын искә төшергән. Моравецкий Польшаның 2 млн. украин качагын үзенә сыендыруын Зеленский исендә тотарга тиеш дигән.

Фото: lt.sputniknews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас