Дөньяда ниләр бар?
16 октябрь 2023, 03:17

Аю суыткычтан тавык ите урлаган (Видео)

Ышанмаслык хәл. 

Аю суыткычтан тавык ите урлаган (Видео)Аю суыткычтан тавык ите урлаган (Видео)
Аю суыткычтан тавык ите урлаган (Видео)

Аю бер кешенең йортына кереп, суыткычыннан тавыгын урлаган.

Бездә аюлар әлегә авыл урамнарында, юлларда гына очрыйлар, ә менә Америкада алар усалрак икән - хәтта өйләргә дә бәреп керәләр. Зур һәм таза аю бер гаиләнең аш-су бүлмәсенә кереп, анда үзен тәмам хуҗа итеп сизә башлаган.

Видеодан күренгәнчә, аю йортка керә һәм бүлмәдәге әйберләргә тими, суыткыч янына килә. Аның ишеген ачып, эченнән тавык итен тартып чыгара да, авызына эләктергән килеш тәрәзә аша чыгып кача. Суыткыч ишеге ачык килеш кала.

Йорттагы әйберләрне ул җимерми, сындырмый, әйтерсең лә гел шулай кереп өйрәнгән! Видеокүзәтү булмаса, өйгә аю кереп, суыткычтан итне урлаган дип уйламассың да! Менә сиңа урман карагы!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас