Дөньяда ниләр бар?
15 октябрь 2023, 16:54

Кич җитте исә, "Туган як" җырын кабыза...

Төмәндә бер торак комплексында яшәүче кеше күршеләрен йоклатмый икән. 

fb.rufb.ru
Фото:fb.ru

Төмәндәге бер торак комплекста яшәүчеләр «Туган як» җырын тыңларга яратучы кешенең йокы бирмәвенә зарлана. Кич җитсә, бу кеше, бер көн калмый, Вәсилә Фәттахова башкаруындагы әлеге җырны кабызып куя икән. Бу хакта «Челны-онлайн» паблигында язганнар.

«Ә мин тәрәзәне ачып, кушылып җырлар идем», «Эх, татарлар кайда да татарлар шул инде», «Туган яклары сагындырадыр»,– дип язып калдырганнар һәм елмаюлы смайллар тезгәннәр видеоны караучылар.

Рус милләтеннән булган берничә кеше дә үз фикерен калдырган. «Бу җырны яттан беләм, әмма бер сүзен дә аңламыйм», «Искиткеч җыр. Үзем дә яратып тыңлыйм бу җырны, татарчасын да, русчасын да», – дигән алар.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас