

Мәскәүдә кулын ишектәге пыялага кискән мәктәп укучысын дәваханәгә салганнар. Бу хәл компьютер уеннары аркасында дәрескә йөрүдән баш тарткан үсмернең әнисе өйдә интернетны сүндереп эшкә киткәннән соң булган.
16 яшьлек үсмер компьютер алдында утырудан башка берни белән шөгыльләнмәгән, ул даими рәвештә уйнаган. Улының: “Мин хәзер геймер, башкача укыйсым килми, дәрескә йөрмим”, – дигән сүзләреннән соң, нервлары какшаган ана кеше чыгырыннан чыга. Иртән эшкә китәр алдыннан ул тәрбияви максатларда фатирда интернетны сүндерә. Укучы моны, әлбәттә, шундук сизә һәм әнисенә шалтырата. Ана кеше улына әйбәт укый башламыйча өйдә интернет булмаячак, ди. Бу юлы инде үсмернең нервлары чыдамый. Ул, ачу белән ишеккә китереп сугып, аның пыяласын вата һәм бик нык киселә.
Һәм янә әнисенә шалтырата, өйдә кайда бинтлар бар дигән сорау белән. Ана кеше исә ашыгыч ярдәм чакырта. Үсмер әле дәваханәдә тикшерү уза, шул исәптә психик торышына да...
Харап инде, интернет, компьютер уеннары дип кайбер үсмерләр акылдан яза.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.