Дөньяда ниләр бар?
9 октябрь 2023, 06:05

Тере акчаларсыз калырбызмы?

2023 елның сентябренә әйләнештәге кул акчалар күләме 21,6 млрд сумга кимегән.         

Тере акчаларсыз калырбызмы?Тере акчаларсыз калырбызмы?
Тере акчаларсыз калырбызмы?

Русиядә кул акчалары кимегәннән-кимиячәк, ләкин әйләнештән тулысынча чыкмаячаклар әле. «Опоры России» вице-президенты Павел Сигал шулай дип саный.

Үзәк банк статистикасына ярашлы, 2023 елның сентябренә әйләнештәге кул акчалар күләме 21,6 млрд сумга кимегән.  

Бүген хөкүмәт санлы сум, банкларның уңайлы кушымталарын кертү буенча мөһим эшләр башкара, асылда бу эшләрнең барысы да исәп-хисапларны кул акчаларсыз башкаруга корылган ди эксперт.

 «Хәзер күп кешеләрнең үзе белән акча янчыгы йөретмәве билгеле, чөнки кеше смартфоны яисә банк картасы белән тыныч кына исәпләшә ала. Шуңа ярашлы, кул акчалар торган саен кими барачак, әмма тере акчалар әйләнештән тулысынча китмәячәк, ләкин аларның кимү тенденциясе күзәтеләчәк», дип саный Сигал.

Фото:dr-web.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас