Дөньяда ниләр бар?
7 октябрь 2023, 08:38

Израиль "Тимер кылычлар" хәрби операциясен игълан итте

Израильгә 2200дән артык ракета очырылган.

Израиль "Тимер кылычлар" хәрби операциясен игълан иттеИзраиль "Тимер кылычлар" хәрби операциясен игълан итте
Израиль "Тимер кылычлар" хәрби операциясен игълан итте

Бүген, 7 октябрьдә, Израиль оборона армиясе ракеталар белән атуларга җавап итеп, Газа секторында хәрби операция башлавы турында игълан итте. "Тимер кылычлар" дип атаган хәрби операциясен ХАМАС ислам гамәлләренә каршы җавап дип белдерде.
Оборона министры Даниэл Хагари белдерүенчә, Израильгә 2200дән артык ракета очырылган. Алар Израиль территориясенә коры җирдән, диңгездән һәм күктән очырылган. Хәзер Израиль дистәләрчә мең солдатын мобилизацияләргә җыенган.
Сугыш башлап ХАМАС зур хата ясады, Израиль бу сугышта җиңәчәк дигән оборона министры Йоав Галант.

Фото:israelinside.info

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас