Дөньяда ниләр бар?
5 октябрь 2023, 09:33

Йөзе танымаслык булып үзгәргән

Шуңа микән, косметологларга барырга куркыта...

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

SMAS-лифтинг дигән косметология процедурасы Уфада яшәүче хатынның йөзен пешергән. Бит тиресен тарттырыр урынга, процедурадан соң хатынның йөзендә чокырлар хасил булган, бераздан җөйләр пәйда булган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 44 яшьлек Олеся доктор Мифтахова клиникасына яшәртә торган бьюти-процедураларга йөргән. Ике ел элек косметолог аңа ультратавышлы аппарат белән йөз тиресен тарттыру (SMAS-лифтинг) процедурасын тәкъдим иткән.

Олеся сүзләренчә, аңа процедура вакытында мускулларын микродулкынлы мичтә әзерләгән сыман тоелган. Йөзе пешкән итне хәтерләткән, бер як бит очында чокыр барлыкка килгән. Бер атна дәвамында хатынны югары тән тәмпературасы һәм авыртулар җәфалаган.

Олеся янә клиникага ашыккан, Мифтахова исә төзәлү процессы гадәттәгечә бара, дип ышандырган. Моңа өстәп, М22 аппаратында тагын бер фотояшәртү процедурасын тәкъдим иткән. Олея сүзләренчә, моннан соң аның бит төзәлмәслек булып чокырайган, ә косметолог аның номерын блокка куйган.

Мифтахова сүзләренчә, пациент хатын үз йөзен Кытай аппаратлары (Олеся аларны Уфага үзаллы кайтарган һәм косметология кабинетларында сатарга маташкан) белән үзе бозган.  Мифтахова сүзләренчә, аның клиникасындагы SMAS һәм M22 аппаратлары теркәлү таныклыкларына ия, шуңа да, имеш, алар хәвефсез. Шулай да Мифтахова лицензиясез эшләвен яшерми. Бу хакта аның пациентлары да хәбәрдар, һәм алар моңа тыныч карый, имеш. Олесяга исә косметолог “ялган донос” өчен судка дәгъва  әзерли.

Читайте нас