

Анда илгә рәсми сәфәр кылучы Украина президенты Владимир Зеленский хөрмәтенә парламент утырышына, Зеленскийның якташы дип, элеккеге эсэсовчы Ярослав Хунканы чакырганнар. Аны «Украина бәйсезлеге өчен русларга каршы көрәшүче» дип таныштырганнар. Зеленский Канада парламентында Хунканы аягүрә басып алкышлаган. 98 яшьлек бу карт СС «Галичина» дивизиясенең элеккеге сугышчысы, фашистлар яклы булып ватандашларын үтергән нацист .
Бу вакыйга дөнья күләмендә ачу хисе тудырды. Соңрак Канада премьер-министры Джастин Трюдо бу кешенең парламентка чакырылуын коточкыч хата дип танырга, Хунканы алкышлаганда утырышта катнашучылар җитәрлек күләмдә мәгълүматка ия түгелләр иде дип гафу үтенергә һәм акланырга мәҗбүр булды.
Канаданың элеккеге юстиция министры Ирвин Котлер иленең хәрби җинаятьчеләр өчен сыеныр урынга әверелүенә үкенечен белдергән. Ул, Хунканың Икенче Бөтендөнья сугышы вакытыныда кылган явызлыклары өчен җәзага тарттырылмавына гаҗәпләнеп, бу хәл Канада министрлар кабинетындагы битарафлык һәм кул кушырып утыру турында сөйли дигән. Ул Канада хөкүмәтен 1985 елда хәрби җинаятьләр буенча 800-дән артык кешенең җинаятен тикшергән комиссиянең эшен бар дөньяга ишеттерергә чакырган.
Фото: molva33.ru