Дөньяда ниләр бар?
5 октябрь 2023, 09:30

Спикер отставкага киткән

Мондый вакыйга Кушма Штатлар тарихында беренче тапкыр булган.

Спикер отставкага киткәнСпикер отставкага киткән
Спикер отставкага киткән

АКШ Конгрессы вәкилләр палатасының үзенең спикеры Кевин Маккартины отставкага җибәрүе — атнаның дөньядагы төп вакыйгаларның берсе булды. Закон чыгаручыларның 216 сы — аны эшеннән читләштерү турында яклы, 210сы каршы тавыш биргән.

         Мондый вакыйга Кушма Штатлар тарихында беренче тапкыр булган. Хәер, закон чыгаручылар 1910 елда моңа охшаш омтылыш ясап караган булган, ләкин уңышлы булмаган.

         Вәкилләр палатасының «башсыз», ягъни җитәкчесез торып калуы закон чыгаручыларның  эшен туктаткан. Хәзер алар яңа кандидатуралар тәкъдим итәргә һәм аннан соң сайлаулар булырга тиеш.

         Спикерның отставкага китүенә аның  демократлар белән килешүгә борып, шатдауннан (дәүләт учреждениеләре эшчәнлеген вакытлыча туктатып яисә ябып тору) котылып калу өчен, хөкүмәтне финанслау турындагы проектны кабул итүне тәэмин итүе сәбәпче булган.

         АКШ вәкилләр палатасы әгъзасы Мэтт Гетц Маккартины АКШ президенты Джо Байден белән Украинаны арытаба финанслау турында яшерен сүз куешуда гаепләгән. Ул Кушма Штатлар бюджетына 2,2 трлн. доллар күләмендә акча дефициты, шулай ук дөнья икътисадында долларның өстенлегенә аяк чалу яный, бу исә Американың хезмәт халкына зыян сала дип тә әйткән.

         Маккарти исә мондый белдерүләрне кире каккан, Ак йорт башлыгы белән бернинди килешүе юклыгын, Байден белән берничә ай сөйләшкәне булмавын белдергән. Бу хәлгә кадәр Джо Байден Конгресста Украинага ярдәм күрсәтү буенча демократлар белән республикачылар арасындагы тирбәлүне бетерергә чакырган.  

         АКШ вәкилләр палатасы 30 сентябрьдә Украинага ярдәм кертелмәгән ил бюджетын раслаган. АКШ президенты Джо Байден, Вашингтон бернинди очракта да Киевка ярдәм күрсәтүне туктата алмый дип белдерсә дә, шатдаун булмасын өчен ил бюджеты проектына кул куярга мәҗбүр булган. Конгресста республикачылар фикере өстенлек итүенә карамастан, Америка лидеры союздашларына Украинага ярдәм күрсәтүне туктатмаячакларын  белдергән. Ак Йортның милли иминлек советы координаторы Джон Кирби, Конгресс өстәмә акчалар бүлмәгән очракта, АКШның Украинага ярдәм акчалары ике айга гына җитәчәк дигән.

         Шулай итеп, бүгенге көннәрдә АКШ конгрессының вәкилләр палатасы спикер сайлау мәсьәләсе каршында калган. Маккартиның отставкасы АКШ сәясәтчеләре арасында төрле фикерләр тудырмый калмаган. Мәсәлән, сенатор-демократ Джо Манчин Вәкилләр палатасы спикерының отставкасын Кушма Штатлар өчен гаять күңелсез вакыйга һәм ул Америка демократиясе турында дөньяга тискәре сигнал бирә дип бәяләгән. Ике партия арасында уртак тел табылмый торып, ил белән җитәкчелек итүе бик авырга төшәчәге аңлашыла.

Фото: yahoo.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас