

Хәтерегездәме, “Бәрәңге бакчасына хәзер банан чәчәргә кирәк” дип җырлап йөри иде бер арада Илсөя Бәдретдинова. Көтеп алдык, чәчүчеләре килә, җәмәгать. Интернет киңлекләрендә әлеге хәбәрне укыгач, авызымны бер ачтым, бер яптым – ни урысча, ни татарча сүзем чыкмады. Русиядә Африка авыллары барлыкка киләчәк икән бит.
“Без Африкадан Русиягә эмиграцияләнергә теләгән африканерларга (европейц-бурлар) Русиядә 30 колония булдырырга планлаштырабыз. Болар – күп еллар элек Африка континентына килеп төпләнгән Европа фермерлары. Күп кенә африканерлар хәзер православие динен кабул итте һәм Русиягә күченеп килә – аларны безнең ил югары әхлакый-рухи тәртибе, традицион гаилә кыйммәтләре булган дәүләт буларак җәеп итә”,– дип сөйләгән Евразия халыкара университеты ректоры, Русиядәге Африка халыкара конгрессы генераль вәкиле Константин Клименко Африка авылына нигез ташы салу чарасында.
Ә ул чара үзебезнең гади авыл кешеләре яңгырлардан соң килгән “икенче җәй башы”нда ындыр-бакчаларын япма булып каплаган чүпне утау белән мәш килгәндә узган икән. 4 августта Тверь өлкәсенең Бологовский районында Поречье авылы янына өлкә депутатлары, төбәк хакимиятенең башкарма органнары хезмәткәрләре, Русиядәге Африка халыкара конгрессы вәкилләре Африка кешеләре авылына нигез ташы салу чарасына җыелган. Анда шулай ук Африка дипломатлары, Африка якташлыгы лидерлары, «Инвестиционная Россия» оешмасы вәкилләре дә катнашкан. Тантанада Африка халыкара конгрессы флагын да күтәргәннәр.
Үзем барып күрмәдем, әмма шул ук интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, кирәкле барлык инженерия инфраструктурасы белән җиһазландырылган җирдә Африка континентыннан чыккан кешеләр өчен авыл барлыкка киләчәк. Тик менә банан чәчмиләр ди. Алар анда бәрәңге үстерәчәкләр һәм хәтта безнең авылларда бетеп барган сыер малын үрчетәчәкләр, имеш.
Үстерелгән уңышны һәм савылган сөтне дә кая куячаклары билгеле. Проектта катнашучы фермер Алексей Трофимов кабул итәргә әзер. Аның предприятиесе Афроавыл проекты өчен база булачак. Нәкъ ул килгән яңа кешеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк, аларны орлыклардан башлап, техникага кадәр барлык ресурслар белән дә тәэмин итәчәк. Ошбу планнарны тормышка ашыруның беренче адымы ясалган да инде – «Милкбург» сыр ясау оешмасы ачылган.
Әле Афроавыл проекты пилот форматында Мәскәү һәм Тверь өлкәләрендә тормышка ашырыла. Соңыннан алар Русиянең башка субъектларында да булдырылачак. Программа 5 елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Русиягә 3000гә якын африканерны күчерү планлаштырыла. 1 сентябрьдән Евразия халыкара университеты рус теле буенча укыту программасын башлаган, университетның онлайн курсларында 200гә якын кеше тел өйрәнә.
Күченеп килгән африканерлар микроинвесторлар да була алыр, дип фаразлана: алар монда үз йортларын төзиячәк, төрле оешмалар, балалар бакчалары, медпунктлар ачачак, имеш. Дөрес, боларның барысын да төзегәнче алар кайда яши дә нәрсә ашыйдыр –монысы аңлашылмый.
“Русия-Африка” саммитында Тверь өлкәсе йөзем, имбирь, авакадо, виноград үстерү һәм вино ясау төп эшчәнлеге булган эре танзания компаниясе белән дә килешү төзегән. Шулай ук Руанда, Алжир, Конго, Эфиопия белән хезмәттәшлек турында да әйтелә.
Сезнең ничектер, иллә-мәгәр минем күз алдына “Африка кешесе” дигәндә кара тәнле, кара бөдрә чәчле, ап-ак тешле негрлар гына килеп баса. Әйткәндәй, афроавылга нигез салу чарасында төшерелгән фотоларда да ак тәнлеләр түгел, ә каралары тезелешеп тора түгелме соң? Әллә ул дәрестә булмаганмын, әллә гади татар авылы баласына “африконер”ларның кем икәнлеген сөйләп тә тормаганнар – белмим булып чыкты. Кереп киттем тагын интернетка. “Африконер” дигәннәре XVII-XIX гасырларда яхшы тормыш өмет итеп Голландиядән кара континентка күченеп барган ак тәнле колонизаторларның нәсел дәвамчылары – фермерлар икән. Башта алар җирле халыкка апартеид оештырган, хәзер аларның үзләренә апартеид оештырып яталар. Кыскасы, ЮАРда бу җәһәттән хәлләр катлаулы.
Әмма ни өчен ул африконерларга тарихи Ватаннарына кайтмыйча Русиягә килергә кирәк? Һәм аларны бирегә чакырып, кушкуллап көтеп торуның сере нидә?.. Бу хәбәрне уку белән сәбәпләрнең җеп очы демография тирәсенә барып тоташмый микән дигән шик уянды. Әлбәттә, илдә демографик хәлне яхшыртырга кирәк. Тик ысулы шушы микән соң?
Күп төбәкләрдә авылларның бетеп барганын күрер өчен интернетка да кереп торасы юк бит. Мәктәпләр ябыла, клублар бикләнә, яшьләр чыгып китә... Ә өстә саналган шартлар чыннан да булдырылса, андый авылда яшәргә үзебезнең илдә дә теләүчеләр табылыр иде, мөгаен. Тик “шәһәр” дигән “таш капчык”та кеше өстендә кеше яшәгәндә гектар-гектар җирләргә ятларны тутырырга җыеналар. Үз илендә солтаннар бармы?..
Әле кайчан гына авылларга үзбәкләр, әрмәннәр, таҗиклар тулды дип шакката идек. Ә хәзер “Аллага шөкер, үзебезнең үзбәкләр” дип утырырга гына кала. Ә Африка халкының русиялеләр белән нинди уртаклыгы бар? Гомер бакый кемнең ак, кемнең кара һәм кайсы тән төсенең яхшырак икәнен исбатларга тырышып, даулашкан менталитетларымы әллә? Гореф-гадәтләреме? Уй-ниятләреме?..
Әйе, Русияне акыл белән аңлап булмый шул. Шушы җирдә туып-үсеп үзебез аңламаганны, ул африконерлар ничек аңлар икән соң?
Алексей Трофимов, әлеге проектта катнашучы Тверь фермеры: “Без барысын да көтәбез – бурларны да, Русия вузларында белем алып, үз җирләренә кайтып китәргә теләмәгән студентларны да. Үз эшен ачарга теләүче, торак төзелешен инвестицияләргә әзер булучыларны да... Без чимал бирәбез һәм әзер продукцияне сатарга булышабыз. Әлегә җир аларга арендага биреләчәк. Аннан соң күз күрер. Әлеге вакытка бу пилот проекты. Әмма теләүчеләр күп. Безгә кем килсә дә барыбер. Иң мөһиме, яхшы күңелле җирдә эшләргә әзер булган, эш сөйгән кешеләр булсыннар.
Алексей Ракша, демограф: «Ватандашларны Русиягә күчерү программасы күп еллар эшләп килә. Әмма ул ватык тәгәрмәчтәй шактый вакыт бер урында әйләнде. Чөнки тәүдә күченер өчен шактый депрессив җирләр сайлана иде. Ә анда барырга теләүчеләр булмады. Аннан соң Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан кала илнең теләсә кайсы төбәгенә күченергә рөхсәт ителде. Пандемия башланыр алдыннан күченүчеләр агымы елына 100 мең кешегә җитте.
Бүгенге көнгә рус иммиграциясе потенциалы бетте. Күченергә теләгәннәр күченде. Хәзер руслар килсә шул Казахстаннан килер.
Авыл хуҗалыгында туктаусыз үсеш барганлыктан, авыл җирендә эшчеләр саны күп тәлап ителми. Күп ризык җитештерер өчен күп кеше кирәкми бу заманда. Мексикалылар ялланып Америка басуларында эшләп кайткан кебек, сезонлы эшчеләр дә җитә. Шуңа күрә ул авылларда килмешәк африкалылар ни белән шөгыльләнергә җыенадыр, мин аңлап бетмим.
Әгәр безгә Көнъяк Африкадан ак фермерлар килә дип көтәләр икән, шулай ук аларга ни өчен безнең илне сайларга кирәклеге аңлашылмый. Бар дөньяларын ташлап, Русиягә күченер хәлдә начар яшиләрдер дип уйламыйм. Әйткәндәй, ЮАРда җитештерү эшкуарлыгы белән шөгыльләнүче ак фермерлар нибары 32 мең тирәсе”.
Русия фәннәр академиясенең Халык хуҗалыгын фаразлау белән шөгыльләнгән институт фәнни хезмәткәре Дмитрий Полетаев Африкадан күченеп килүчеләргә иммиграция шартларын яхшыртырга тәкъдим итә. “Бездә африкалы русиялеләр бик аз. Русиядә Африка диаспорасы нибары 40 мең кеше тәшкил итә”, – ди ул.